15 февраль 2018 яңалыклары
-
Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Плаксинага 90 яшь
Бөгелмә мэры урынбасары Ирина Белова Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Плаксинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, хөрмәт иясе үзен яхшы хис итә һәм барысының да аның яшенә кадәр яшәүләрен тели.
-
Казан циркы ачылу көне билгеле булды
Яңартылган бина 16 мартта рәсми рәвештә ачылачак. (Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Оксана Романова). Казан циркы реставрация һәм капиталь ремонт эшләреннән соң 16 мартта рәсми рәвештә ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат сәркатибе Гөлназ Миңнеханова хәбәр итте. 50 еллык тарихы булган бинаны яңарту эшләре узган...
-
Шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмәнең “Газ комплексы системасы” (ГКС) фәнни-җитештерү предприятиесенең хезмәт коллективы белән очрашты
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмәнең әйдәп баручы предприятиеләренең берсе - "Газ комплексы системасы" (ГКС) фәнни-җитештерү предприятиесенең хезмәт коллективы белән очрашты. Әлеге оешманың төп җитештерү мәйданы Бөгелмәдә урнашкан һәм үз эченә өч цехны ала. Биредә 200гә якын кеше көч куя. Компания Россиядә нефть һәм газ өлкәсендә эшләүче...
-
Алсу Мөкатдәстән махсус сәхифә..."Тәнкыйть сүзем – бәйрәм бүләге"
Яратамдыр шул февраль һәм март айларын. Беренчесе - кыш ахыры, икенчесе - яз башы. Яратмыймдыр... Әйе, әйе, яратмыймдыр... шул февраль һәм мартны. Ялган котлау сүзләре һәм мәгънәсез бүләкләре өчен... Хатын-кызлар бәйрәменә кагылмый торам, аңа кадәр әле ерак. Ә менә 23 февральгә бер атна вакыт калып бара. Хатын-кызлар хафалана, хафалана ир-ат...
-
Илһам Шакиров котлаулар кабул итә
Татар халкының бөек артисты Илһам Шакировка бүген 83 яшь тулды. (Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам ага Шакиров котлаулар кабул итә. "Котларга иң якын дуслары килде, - диде Илһам Шакировның гаилә дусты, ярдәмчесе Илһам Хаҗиев. - Разил абый Вәлиевнең 15 февральдә килеп котлавы...
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Алдан хәбәр иткәнчә, "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Иң үзенчәлекле Яңа ел рецепты" дип исемләнгән фотоконкурс үткәрелгән иде. Аңа йомгак ясадык. Җиңүчеләребезгә салатлары, кабартмалары, пироглары һәм, гомумән, тәм-томнары белән танылган "Новинка" кулинария кибетләре челтәреннән продукция сатып алу өчен 1 500, 1 000 һәм 500 сумлык сертификатлар тапшырылды. Беренче урын иясе...
-
Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды бүләгенә кандидат - Фәнис Гайнуллин
Тиз, җитез, өлгер... Бу аңа хас кайбер сыйфатлар гына. Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясенең директоры һәрвакыт хәрәкәттә. Бер карыйсың, укучылар белән бергә дәрестә уйнап-йөгереп йөри, икенче карыйсың - кабинетта, яисә башы белән мәктәп эшләренә кереп чумган була. Фәнис Гайнуллин җитәкчелегендә гимназия инде 8 ел яши. Шул вакыт эчендә белем...
-
В Татарстане более 250 сельхозмашин перевели на газомоторное топливо
Использование газа снижает затраты на топливо в два-три раза. (Казань, 15 февраля, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанский агропромышленный комплекс активно переходит на сжиженный природный газ. Это снижает топливные расходы аграриев в два-три раза. Они уже используют более 250 единиц такой техники. Об этом рассказал заместитель министра сельского хозяйства и продовольствия РТ...
-
Айдар Галимов Хәния Фәрхи турында: Хәния, син үтмәгән юлларны үтәсе бар
Хәния Фәрхинең нинди урын алып торганын бүген генә аңлый башладык, дип саный җырчы. (Казан, 15 февраль, "Татар-информ"). Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Хәния Фәрхинең иҗади эшчәнлеген дәвам итәргә теләвен әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде. Хәния Фәрхине югалтуны җырчы бик авыр кичерүен әйтте. "Алдагы...
-
Май чабу (масленица) бәйрәменә рәхим итегез!
18 февраль көнне 11 сәгатьтә Бөгелмә шәһәренең Балалар паркында Май чабу бәйрәме узачак. Тамашачыларны концерт-уен программасы, бәйгеләр, уеннар көтә, теләге булганнар фотога төшә алачак, әйлән-бәйлән әйләнү мөмкинлегенә ия булачак һәм башкалар. Балалар күңелен үстерелгән курчаклар күрәчәк. Чарага барлык теләге булучылар да керә ала.
-
Татарстанда торак йортларга куелган видеокамералар өчен түләүне киметүне кайгырталар
Татарстанның муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышында видеокүзәтү системасы турында озаклап фикер алышу булды. (Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Идарәче компанияләр һәм җирле үзидарә органнары видеокүзәтү системалары операторлары белән камералар өчен түләү күләмен киметү мөмкинлеге турында сөйләшәчәк. Бу мөмкин кадәр күбрәк урында Татарстан йортларында күзәтү камераларын кую эшен тизләтергә тиеш,...
-
15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн
Бүген Бөгелмәдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен тулысынча чыгаруга 29 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Анда чит җирләрдә интернациональ бурычын үтәгән якташларыбыз, сугышта ятып калган хәрбиләрнең әти-әниләре һәм якыннары катнашты. Яу кырында башын салганнарны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Бөгелмә муниципаль район җитәкчелеге, "Единая Россия" партиясенең җирле бүлек вәкилләре,...
-
Бөгелмә муниципаль районы Татарстан Республикасының социаль-икътисадый яктан иң көчле үсеш алган өчлегенә керә
2018 ел Бөгелмәдә Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде. Бу исә сәламәтлек саклау оешмаларында киң колачлы ремонт эшләре башкарылачак, яңа объектлар төзеләчәк дигән сүз. Күләмле модернизацияләү эшләре беренче чиратта алып барылачак учреждениеләр исемлегендә - балалар поликлиникасы һәм үзәк район хастаханәсе. Шулай ук Батыр авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Медицина ярдәме...
-
Күрше шәһәр кешесе пальтосын кечерәйткән химчисткадан акча кайтаруны таләп итә
Хатын-кызның химчисткага биргән яз-көз кия торган пальтосы ике үлчәмгә кечерәйгән. (Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында Лениногорскида яшәүче кешенең начар химчистка хезмәтенә шикаятен тикшерәчәкләр. Хатын-кызның химчисткага биргән яз-көз кия торган пальтосы ике үлчәмгә кечерәйгән. Бу хакта Лениногорск муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. "Химчисткада зыян китерелгән...
-
Кура җиләге аспиринны алыштыра ала
Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура җиләге белән чәй эчәргә кушалар. 2 аш кашыгы җиләкне 3\4 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр, сөзәләр. Төнәтмәне кайнар килеш көнгә 2-3 мәртәбә 2шәр стакан эчәләр. Ютәл булганда төнәтмә ярдәмендә ингаляция ясарга...